Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарадан Руслан Самиков: «Көнгә 30ар кеше дә кабул итәбез»

3 июль — Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ЮХИДИнең техник күзәтчелек, авто, мототранспортны теркәү бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Самиков белән очрашып, әлеге хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләштек.

Әңгәмәдәшем халык иң еш мөрәҗәгать итә торган бүлектә эшли. Бирегә кемдер — транспорт чарасын һәм аларга тагылмаларны (прицеп) теркәү, транспортның конструкциясенә үзгәрешләр кертү, зур йөк автомобильләренә, балаларны йөртә торган автобусларга рөхсәт язуы алу өчен, ә кемдер үз исемендә шәхси транспорты бармы-юкмы икәнен күрсәтүче белешмә һәм башка бик күп сораулар белән килә. Кыскасы, сишәмбедән шимбәгә кадәр аларның бер генә минут та буш вакытлары юк. 

«Кайчак көнгә 30ар кеше кабул итәбез. Әлбәттә, Дәүләт хезмәтләр порталы аша язылып килгән очракта күпкә җиңелрәк була. Чөнки аларга гариза, нинди хезмәт өчен мөрәҗәгать итүен кулдан язасы, дәүләт пошлинасын түләүне банкка барып башкарасы түгел, болар барысы да электрон форматта безнең базада күренә. Әмма төрле кеше бар, кемнеңдер интернет челтәренә тоташкан кәрәзле телефоны, компьютеры булмаска мөмкин. Алар инде я стационар телефон аша язылып мөрәҗәгать итә, я үзләре килә. Без — кабул итүдә ике кеше, шулай ук барлык мәгълүматны базага кертүче, белешмәләр язучы белгеч Гөлнара Газизуллина да — уң кулыбыз. Бергәләп соңгы клиентка кадәр эшлибез. Компьютерда көйсезлекләр булган очракта кичке сәгать сигез, тугызларга кадәр дә тоткарланырга туры килә», — ди Руслан Азат улы. 

Быелның биш аенда район ЮХИДИ бүлегендә 1541 транспорт чарасы теркәлгән (694е — яңа, 847се — тотылган), 216 транспорт исәптән төшерелгән. 

Инспектор транспортны теркәгән вакытта кайбер күңелсез очраклар да килеп чыгуын билгеләп узды. 

«Узган ел олырак яшьтәге бер ир кеше җиңел автомобиль теркәү өчен килде. Базадагы мәгълүматларны тикшергән вакытта әлеге машинаның күчереп ясалганлыгы билгеле булды. Аның төп нөсхәсе (оригиналы) Мәскәүдә икәнен ачыкладык. Сатып алучы кеше берни белмәгән. Әлеге транспорт шактый гына махсус тукталышта торды, бераздан аны килеп алып киттеләр. Мондый хәлләргә очрамас өчен, райондашларны бик игътибарлы булырга чакырам. Хәзер автомобиль бәяләренең күбесе меңнәрдә генә түгел, миллионнар белән исәпләнә. Транспорт чарасының двигатель, кузов һәм башка техник мәгълүматларын интернет челтәре аша үзегез дә тикшереп карый аласыз. Кайберәүләр тотылган автомобиль алганда башлыча арадашчыга мөрәҗәгать итә. Аның да паспорт күчермәсен сорау мөһим. Бер автомобильнең биш хуҗасы булырга мөмкин. Алдагы хуҗалар автомобильне исәпкә куймый да, арадашчы шул бер килешү кәгазе белән эш йөртә. Андый очраклар килеп чыкканда, без йомгакны сүтү өчен кайда барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, эшне ничек башларга икәнен аңлатабыз. Закон нигезендә сатып алынган автомобиль элеккеге хуҗасы өстеннән ун көн эчендә исәптән төшерелергә тиеш. Әгәр бу эш тиешле вакытта башкарылмый икән, 1,5 мең сум административ штраф карала. Транспортны исәптән төшерүне ЮХИДИ бүлегенә килмичә, Дәүләт хезмәтләр порталы аша гына да башкарырга мөмкин», — ди ул. 

Руслан Самиков үзенең тормышын ни өчен автоинспекция белән бәйләргә уйлады икән?

«Мин Кукмара дүртенче урта мәктәбен тәмамлагач, берьюлы ике урында — юридик көллияттә һәм Казан милли тикшеренү техник университетында белем алдым. Соңгы курста укыганда Казандагы ЮХИДИ бүлекләренең берсенә стажер булып урнашкан идем, диплом алгач та, шунда калдым. Биш ел юл-патруль хезмәтендә эшләгәч, 2013 елның февралендә туган якка кайттым, техник күзәтчелек, авто, мототранспортны теркәү бүлегенә урнаштым. Бүгенге көндә дә шушы бүлектә өлкән инспектор вазыйфасын алып барам. Без кабинетта гына утырмыйбыз, юллардагы тәртипне дә саклыйбыз, рейдларга да чыгабыз. Коллектив тырыш, бердәм, ярдәмчел. Берничә ел дәвамында икенче категориядә Татарстан буенча ЮХИДИнең иң яхшы бүлекчәсе исеменә лаек булдык. Монда, әлбәттә, эшне дөрес итеп оештыручы, әлеге өлкәдә зур тәҗрибәсе булган җитәкчебез Фирдүс Каниф улының өлеше зур», — ди полиция капитаны.

Юл-транспорт һәлакәте булган урыннарга да иң беренчеләрдән булып ашыга ЮХИДИ инспекторлары. 

«Иң күңелгә тигәне, иң авыры — үлемгә китергән фаҗигаләр. Шофер буламы ул, пассажирымы — аларның җансыз гәүдәләрен тимер өеме эченнән тартып чыгарганда ниләр кичергәнен һәр инспектор үзе генә беләдер. Зыян күргән автомобильне имин урынга күчереп куябыз, һәлак булучыларны моргка, җәрәхәтләнүчеләрне дәваханәгә алып барганда озатып куябыз. Күп кенә һәлакәтләр тиешле тизлекне сакламау, үзеннән алда баручы автомобильне узып киткән вакытта килеп чыга. Ашыгу-кабалану, закон таләпләре белән исәпләшмәү бәла-казаларга китерә дә инде. Без рейдлар вакытында шоферларга бу хакта еш сөйлибез, аңлату эшләре дә алып барыла. Кагыйдәләрне үтәргә, һәркемне өйдә көткәннәрен онытмаска кирәк!» — ди әңгәмәдәшем.

Руслан Самиков та көн саен эштән соң гаиләсе янына ашыга. Пар канаты Чулпан белән өч малай үстерәләр. Өлкәненә — 11, уртанчысына — 8, ә кечесенә 6 яшь.

«Балалар спортны ярата, өчесе дә хоккей белән кызыксына. 4-5 яшьлек вакытта минем шикелле ЮХИДИ инспекторы булу турында хыяллансалар да, үсә төшкәч, фикерләре бераз үзгәрде. Хезмәтем авыр, җаваплы булса да, үземә ошый. Гаиләмә вакыт табарга, улларыма да игътибар күрсәтергә тырышам. Мине аңлаучы, авыр вакытларда хәлемә керүче тормыш юлдашыма зур рәхмәт. Чөнки тыныч күңел белән эшкә барудан да яхшысы юк. Ул яктан мин бик бәхетле, алга таба да шулай була күрсен», — ди Руслан.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев