Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада узган «Тоннель» операциясе барышында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шофер тоткарланган

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган.

2 мартта Кукмараның Ленин урамындагы 22нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган. Шуларның дүртесе – укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү, икесе - иминлек каешлары куймау, икесе - җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, алтысы – билгеләнгән вакытта штрафларны түләмәү, берсе - җәяүлеләргә юл бирмәү. Бер машина йөртүче ОСАГО иминият полисына язылмаган булган.

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер машина йөртүче ачыкланган. Аның машинасы штрафстоянкага куелган.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk