Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада тагын юл фаҗигасе – 30 яшьлек ир-егет үлгән

Шушы көннәрдә районыбызда тагын бер юл -транспорт һәлакәте булып, анда 30 яшьлек Пүчинкә-Шәмәрдән авылы кешесенең гомере өзелде. Бәхетсезлек очрагы Кукмара-Шәмәрдән юлының 14 чакрымында, кичке сәгать унберләр тирәсендә була. Руль артына утырган ир-егет тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә юлның каршы як хәрәкәт өлешенә чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Шофер урында ук...

Шушы көннәрдә районыбызда тагын бер юл -транспорт һәлакәте булып, анда 30 яшьлек Пүчинкә-Шәмәрдән авылы кешесенең гомере өзелде. Бәхетсезлек очрагы Кукмара-Шәмәрдән юлының 14 чакрымында, кичке сәгать унберләр тирәсендә була. Руль артына утырган ир-егет тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә юлның каршы як хәрәкәт өлешенә чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Шофер урында ук һәлак була. Пассажиры исә, 42 яшлек Ядегәр авылы кешесе, төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелә.

Узган елның июль аенда Кукмара районы территориясендә 9 юл һәлакәтендә 7 кешенең гомере өзелгән, 11 кеше тән җәрәхәтләре алган иде. Быел июль аенда 2 фаҗигадә ике кешенең гомере өзелде. Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

фото: http://mfobzor.info/news/tags/Druzhovka.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X