Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 12 очрагы ачыкланган.

26 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистральная урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 12 очрагы ачыкланды. Алар арасында куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу — 6, дәүләт номерлары укылмый торган транспорт белән идарә итү — 3, светофорның тыюлы сигналына хәрәкәт итү, җәяүлегә хәрәкәттә өстенлек бирмәү — берешәр.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Районның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев