Кукмарада өч машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр
Суд карары буенча исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хокук бозучыларга 30 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.
Кукмарада өч машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.
2 декабрь көнне 13.28 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче Гарифуллин фамилияле ир-ат Салтык-Ерыклы авылының Тукай урамында исерек хәлдә Беларус тракторы белән идарә иткән. Алкотестер приборы белән тикшергәндә тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,924 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Ул суд утырышына килмәү сәбәпле, эше аннан башка карала.
3 декабрьдә 16.46 сәгатьтә шәһәрнең Тимер юл урамында Кукмара районында яшәүче Вафин фамилияле ир-ат исерек хәлдә Лада автомашинасын йөртә. Алкотестер приборы белән тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 1,012 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Ул суд утырышына килмәү сәбәпле, эше аннан башка карала.
18 декабрьдә 7.10 сәгатьтә шәһәрнең Восточная урамында Гыймадетдинов фамилияле Кукмара кешесе исерек хәлдә Пежо автомашинасы белән идарә итә. Алкотестер приборы белән тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,194 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
Суд карары буенча исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хокук бозучыларга 30 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.
фото: районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев