Кукмарада өч машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр
Суд карары буенча исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен өч ир-атка да 45 мең сум штраф салына, шулай ук алар ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.
Кукмарада өч машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.
10 март көнне 14.41 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче Мөхәммәтов фамилияле гражданин Кукмара шәһәренең Пионер урамы буйлап исерек хәлдә Шкода машинасын йөртә. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,174 миллиграмм/литр спирт булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
20 март көнне 22.40 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче Афанасьев фамилияле гражданин Кукмара шәһәренең Планетарная урамы буйлап исерек хәлдә ЛАДА-212140 машинасын йөртә. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,051 миллиграмм/литр спирт булуы ачыклана. Ул суд утырышына килмәү сәбәпле, эш аның катнашыннан башка карала.
26 март көнне 00.04 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче Мөхәммәтшин фамилияле гражданин Киндеркүл авылының Энергетиклар урамы буйлап исерек хәлдә Лада-211440 машинасын йөртә. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,165 миллиграмм/литр спирт булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
Суд карары буенча исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен өч ир-атка да 45 мең сум штраф салына, шулай ук алар ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.
фото: районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев