Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада өч машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр

Суд карары буенча исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ир-атларга җәза билгеләнгән.

Кукмарада өч машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

15 февральдә 9.25 сәгатьтә исереклек билгеләре булган (авызыннан алкоголь исе килә, үз-үзен тотышы шартларга туры килми) Газизов фамилияле Мамадыш районы кешесе «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 62 чакрым 500 метрында Лада-211540 автомашинасын йөртә. Ул тикшерү уздырудан баш тарта һәм тикшерү уздыру өчен медицина учреждениесенә җибәрелә. Суд утырышында ир-ат үз гаебен таный. Суд карары буенча, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен аңа 45 мең сум штраф салына, шулай ук ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

18 февральдә 22.46 сәгатьтә Әхтәмов фамилияле райондашыбыз исерек хәлдә Кукмара шәһәренең Магистраль урамында Фольксваген машинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,330 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Ул суд утырышына килмәү сәбәпле, эш аның катнашыннан башка карала. Суд карары буенча, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ир-атка 45 мең сум штраф салына, шулай ук ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

26 февральдә 21.36 сәгатьтә исереклек билгеләре булган (авызыннан алкоголь исе килә, үз-үзен тотышы шартларга туры килми) Стахеев фамилияле райондашыбыз транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан башка Лубян авылының Ленин урамында дәүләт номерлары булмаган ИЖ Планета-5 мотоциклын йөртә. Медицина учреждениесендә тикшерү узудан баш тарта. Суд утырышында үз гаебен таный. Суд карары буенча аңа 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендәге җәза билгеләнә.

фото: районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев