Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада «Кышкы каникуллар» дигән кисәтү чаралары бара

Автоинспекторлар, яшь юл хәрәкәте инспекторы отрядлары, укытучылар, ата-ана комитетлары белән берлектә рейдларга чыгып, җәүлеләргә һәм транспорт йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә.

Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр республикада, шул исәптән районда «Кышкы каникуллар» дигән кисәтү чаралары уза. 

Быелның 11 аенда республика юлларында 401 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 баланың гомере өзелгән, 430ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Районда балалар белән бәйле 2 юл фаҗигасендә 2 бала зыян күргән. 

«Тиздән укучыларның кышкы каникуллары башланачак. Балалар имгәнүләр алмасын, бәла-казаларга очрамасын, ялларны имин үткәрсен өчен балалар бакчасы, мәктәпләрдә тематик әңгәмәләр уздырыла, автотранспорт предприятиеләрендә лекцияләр укыла. Автоинспекторлар, яшь юл хәрәкәте инспекторы отрядлары, укытучылар, ата-ана комитетлары белән берлектә рейдларга чыгып, җәүлеләргә һәм транспорт йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә. Балаларын махсус урындык белән җиһазландырылмаган автомобильгә утыртып хәрәкәт итүчеләргә, җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый. Шулай ук тәртип бозучы кечкенә җәяүлеләр дә игътибардан читтә калмый. Аларның хокук бозулары турындагы мәгълүмат үзләре белем алучы мәктәпләргә җибәреләчәк», — диде район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.

Фирдүс Фәхретдинов быелның 2 декабрендә Казанда җәяүле бала катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очрагына да тукталды.

«23 яшьлек чит ил автомобиле шоферы имин тизлекне сакламый, светофорның тыелган утында юлның бер ягыннан икенчесенә йөгереп чыккан 7 яшьлек баланы бәрдерә. Әлеге малай өлкәннәр белән бергә түгел, үзе генә була. Алынган имгәнүләрдән баланың гомере өзелә. Аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен барлык шоферларны да балалар бакчасы, мәктәп, җәяүле юлыннан үткәндә аеруча игътибарлы булырга, тиешле тизлекне сакларга чакырам. Балаларга да юл йөрү кагыйдәләрен, светофор билгеләрен кат-кат аңлатырга кирәк, шулай ук кече яшьтәгеләрне үзләрен генә урамда йөртмәскә, автомобильләр юлына чыгармаска киңәш итәм», — диде ул.

Кар яуганын күпме көткән идек, кыска гына вакыт эчендә бар дөнья аклыкка төренде дә куйды. Карлы кыш бик матур инде ул, тик менә юл хәрәкәтендә катнашучыларга гына бераз уңайсызлыклар тудыра, бозлавык, кар көртләре булганда транспорт йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә аеруча саклык сорала. Ә менә балалар исә кышны күбрәк Яңа ел бәйрәме, тюбинг һәм чанада шуу өчен көтеп аладыр, мөгаен. Әмма автомобиль юлына якын булган тауларда шуу, шул тирәдә уйнауның никадәр куркыныч икәнен дә онытмаска кирәк.

«Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен әти-әниләрдән балаларны күз уңыннан җибәрмәүләрен, аңлату эшләре алып баруларын сорыйбыз. Һәркемгә ялларны хәвеф-хәтәрсез уздырырга язсын», — диде район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев