Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган ике шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы теркәлгән.

Бүген, 19 апрельдә, 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр «Өлге-Иске Юмья» автоюлының беренче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок вәкилләре белән берлектә, «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы теркәлгән. Болар: укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү (5 очрак), юл хәрәкәтендә катнашуга рөхсәт бирүче диагностик картаның тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булуы (2 очрак), административ штрафны вакытында түләмәү (2 очрак). Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган ике шофер ачыкланган. Аларның транспортлары штрафлар тукталышына куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе мондый төр тикшерүләрнең даими алып барылачагын искәртә.

Фото: архив, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев