Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен сигез шоферны хөкем иттеләр

Суд карары белән әлеге шоферлар 30 мең сум штрафка тартылган, шулай ук 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителгәннәр.

Кукмарада сигез машина йөртүчене исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

  • 3 апрель көнне 23 сәгать 30 минутта район кешесе исерек хәлдә Академик Королев урамы, 22нче йорт янында ЛАДА-Гранта автомашинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер приборы аның организмында 0,359 миллилитр спирт булуын күрсәтә. Ул суд утырышында гаебен таный.
  • 12 апрель көнне 16 сәгать 50 минутта район кешесе исерек хәлдә Планетарная урамы, 38нче йорт янында Лада-Ларгус машинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер прибор белән тикшерүләр узганда тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 1000 миллилитр спирт булуы ачыклана. Суд утырышында ир-ат гаебен таный.
  • 13 апрель көнне 10 сәгать 15 минутта Кукмара шәһәрен көнчыгыш яктан урап узу автоюлының 7 чакрымында алкоголь исереклеге билгеләре булган КамАЗ автомашинасы йөртүчесе тоткарлана. Аның авызыннан алкоголь исе, үз-үзен тотышы аек кешенекенә туры килми. Ул алкотестер приборы белән һәм район үзәк дәваханәсенә барып тикшерүдән баш тарта.
  • 15 апрель көнне 15 сәгать 25 минутта Нур Баян урамындагы 1нче йорт янында район кешесе исерек хәлдә Хендай-Солярис автомашинасы белән идарә итә. Тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә һәм организмда 0,960 миллилитр спирт була. Суд утырышында ир-ат гаебен таный.
  • 17 апрель көнне 21 сәгать 10 минутта Магистральная урамы, 65нче йорт янында алкоголь исереклеге билгеләре булган, дәүләт теркәү билгесез КАЙО питбайк транспорт чарасы белән идарә иткән район кешесе тоткарлана. Аның авызыннан алкоголь исе килә, үз-үзен тотышы шартларга туры килми. Ул алкотестер приборы белән һәм район үзәк дәваханәсенә барып тикшерүдән баш тарта.
  • 18 апрель көнне 8 сәгать 9 минутта Ленин урамы, 22нче йорт янында алкоголь исереклеге билгеләре булган Хендай-Солярис автомашинасын йөртүче хатын-кыз тоткарлана. Аның авызыннан алкоголь исе, үз-үзен тотышы аек кешенекенә туры килми. Ул алкотестер приборы белән һәм район үзәк дәваханәсенә барып тикшерүдән баш тарта.
  • 22 апрель көнне 10 сәгать 45 минутта Чернышевский урамы, 1А йорты янында Лада Калина машинасы шоферы исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итә. Прибор белән тикшерүләр узганда алкотестер тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,210 миллилитр спирт табыла. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
  • 29 мартта 18 сәгать 50 минутта Гафиятуллин урамында алкоголь исереклеге билгеләре булган ир-ат Лада автомашинасы белән идарә итә. Аның үз-үзен тотышы шартларга туры килми, күз карасы киңәйгән, күзләре кызарган була. Ул алкотестер приборы белән һәм район үзәк дәваханәсенә барып тикшерүдән баш тарта.

Суд карары буенча, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен барлык шоферларга да 30 мең сум штраф салына, шулай ук алар 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев