Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен өч шоферны хөкем иттеләр

Бер шоферга 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә, икенче шоферга 10 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнә, өченчесенә 30 мең сум штраф салына.

Кукмарада өч машина йөртүчене исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

19 апрельдә 19 сәгать 30 минутта шәһәрнең Магистральная урамындагы 65нче йорт янында район кешесе алкоголь исереклеге билгеләре булган хәлдә Грейт Волл машинасын йөртә. Алкотестер приборы аның организмында 0,917 миллиграмм/литр спирт булуын күрсәтә. Суд утырышына килмәгәнлектән, эш аннан башка гына карала. Суд карары буенча, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен әлеге шоферга 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

6 июнь көнне 12 сәгать 51 минутта Кукмара районында яшәүче ир-ат Кызыл Тау авылы, Дуслык урамындагы 34нче йорт янында ИЖ Юпитер-3 мотоциклында дәүләт номерларсыз һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш исерек хәлдә хәрәкәт итә. Суд утырышында ул үз гаебен таный. Транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш исерек хәлдә мотоцикл белән идарә иткән өчен әлеге ир-атка 10 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнә.

23 июньдә төнлә 00.25 сәгатьтә шәһәрнең Эшчеләр тыкрыгындагы 12А йорты янында машина йөртү таныклыгы булмаган, исерек шофер Лада машинасын йөртә. Әлеге ир-ат суд утырышында үз гаебен таный. Суд карары буенча, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен аңа 30 мең сум штраф салына.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев