Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен тугыз машина йөртүчене хөкем иткәннәр

Бу шоферларның барысы да суд карары нигезендә 45 мең сум штрафка тартылалар, шулай ук ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.

Кукмарада исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен тугыз машина йөртүче хөкем ителгән. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

5 июльдә 17.25 сәгатьтә Киров өлкәсендә яшәүче исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган килеш Рено Логан машинасы белән Кукмара-Малмыж-Нократ Аланы автомобиль юлының 312нче чакрым + 42 метрында хәрәкәт итә. Медицина учреждениесенә барып тикшеренүдән баш тарта. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала.

15 июльдә 7.47 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче исерек хәлдә Лада приора машинасы белән Кукмара шәһәренең Чернышевский урамында йөри. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,292 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала.

21 июльдә Кукмара районында яшәүче исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә дәүләт теркәү номерларсызтранспорт чарасы белән Куркино авылының Совет урамында йөри. Медицина учреждениесенә барып тикшеренүдән баш тарта. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала.

6 августта Кукмара районында яшәүче исерек хәлдә Лада Гранта машинасы белән Өлге-Иске Юмья-Югары Комар автоюлының 2нче чакрымында хәрәкәт итә. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмда 1,346 миллиграмм/литр спирт булуы ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала.

7 августта Кукмара районында яшәүче исерек хәлдә Лада ларгус машинасы белән Сәрдебкаш авылының Мәскәү урамында йөри. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,218 миллиграмм/литр спирт булуы ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала.

8 августта 10.35 сәгатьтә Ханты-Мансийск автономияле округы кешесе исерек хәлдә Фольксваген Поло автомашинасы белән идарә итә. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,318 миллиграмм/литр спирт булуы ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала.

20 августта 10.05 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче исереклек билгеләре булган килеш ВАЗ-21150 автомобиле белән Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамында хәрәкәт итә. Медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала.

22 августта Кукмара районында яшәүче исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә дәүләт теркәү номерсыз Леопард Макс Е8 транспорт чарасы белән Олыяз авылының Парк урамында йөри. Медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Суд утырышында үз гаебен таный.

1 сентябрьдә Саба районында яшәүче исереклек билгеләре булган хәлдә дәүләт теркәү номерларысыз Иж Планета-5 транспорт чарасы белән Кукмара-Шәмәрдән-Нырья-Иштуган автоюлының 7нче чакрымында идарә итә. Медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Суд утырышында үз гаебен таный.

Бу шоферларның барысы да суд карары нигезендә 45 мең сум штрафка тартылалар, шулай ук ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.

фото: районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев