Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен өч шоферны хөкем иткәннәр

Ир-атларга 30 мең сум штраф салынган, шулай ук алар ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен өч шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

23 гыйнвар көнне 20 сәгать 58 минутта Кукмара районында яшәүче Ситдыйков фамилияле ир-ат, Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, Купка авылының Совет урамыннан Лада Гранта машинасы белән исерек хәлдә идарә итә. Район үзәк дәваханәсендә алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,318 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Суд утырышы вакытында ир үз гаебен таныды. Суд карары буенча ир-ат исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен 30 мең сум штрафка тартылды, шулай ук 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.

24 гыйнвар көнне 10 сәгать 10 минутта Кукмара районында яшәүче  Назаров фамилияле ир-ат алкогольле эчемлек кулланган килеш шәһәрнең Магистральная урамы буйлап Рено Логан машинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер приборы белән тикшерү уздырганда организмында 0,296 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Суд утырышы вакытында ир үз гаебен таныды. Ул 30 мең сум штрафка тартылды, шулай ук 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан башка калды.

Шул ук көнне 22 сәгать 50 минутта Кукмара районында яшәүче Иванов фамилияле ир-ат, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, шәһәрнең Ворошилов урамында  ВАЗ 21099 автомашинасы белән исерек хәлдә хәрәкәт итә. Район үзәк дәваханәсендә алкотестер белән тикшергән вакытта канында 0,977 миллиграмм/литр спирт булуы ачыклана. Суд утырышы вакытында ир үз гаебен таныды. Суд карары нигезендә ул  30 мең сум штрафка тартылды, шулай ук 1,6 ел машина йөртә алмаячак.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk