Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада җиде шоферны исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен хөкем иткәннәр

Суд карары белән гаепләнүчеләрнең барысы да 30ар мең сум штрафка тартыла, шулай ук алар 1,6 елга транспорт йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителәләр.

Кукмарада җиде шоферны исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясендә хәбәр иттеләр. 

12 сентябрьдә сәгать 00.16да Кукмара районында яшәүче Шагеев фамилияле ир кеше, алкогольле эчемлек кулланган хәлдә, Кукмараның Чехов урамында ВАЗ-21102 автомобиле белән идарә итә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 0,635 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

26 сентябрьдә сәгать 22.30да Кукмара районында яшәүче Филиппов фамилияле кеше, алкогольле эчемлек кулланган килеш, «Өлге-Иске Юмья» автоюлының 4нче чакрымында дәүләт теркәү номеры булмаган LADA Granta автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 1,118 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. 

27 сентябрьдә сәгать 20.33тә Афиногенов фамилияле Кукмара районы кешесе, алкогольле эчемлек кулланып, «Кукмара-Шәмәрдән» автоюлының 8нче чакрым+500 метрында ВАЗ-111830 автомобилен йөртә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 0,737 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

28 сентябрьдә сәгать 23.55тә Тазиев фамилияле Кукмара районы кешесе алкогольле эчемлек кулланып Кукмараның Ворошилов урамында Iran Khodro Samand автомобиле белән идарә итә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 1,110 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

3 октябрьдә сәгать 15.15тә Яковлев фамилияле Кукмара районы кешесе, алкогольле эчемлек кулланып, Кукмараның Гагарин урамында GELLI MK автомобиле белән идарә итә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 1,513 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. 

9 октябрьдә сәгать 00.43тә Кукмара районында яшәүче Чернова фамилияле хатын-кыз, алкогольле эчемлек кулланган килеш, Кукмараның Ленин урамында LADA Granta автомобиле белән идарә итә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 0,202 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. 

18 октябрьдә сәгать 07.00дә Киров өлкәсендә яшәүче Коршунов фамилияле ир-ат «Кукмара-Нократ Аланы» автоюлының 2нче чакрымында исерткеч эчемлекләр кулланган килеш Nissan Almera автомобиле белән идарә итә. Алкотестер приборы ярдәмендә һәм Кукмара район үзәк дәваханәсенә барып тикшерү узудан баш тарта. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

21 октябрьдә сәгать 14.00дә Башкортостан Республикасында яшәүче Андреев фамилияле кеше алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә Кукмараның Магистральный урамында ГАЗ-2705 автомобиле белән идарә итә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 0,391 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. 

Суд карары белән гаепләнүчеләрнең барысы да 30ар мең сум штрафка тартыла, шулай ук алар 1,6 елга транспорт йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителәләр.

фото: Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев