Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада быел җәяүлеләр белән бәйле дүрт һәлакәт булган

Юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләрнең һәрберсеннән киемгә яктылыкны кире кайтаручы элемент куюларын сорала.

Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов сүзләренчә, быелның 11 аенда Кукмара районында 16 юл фаҗигасе булган, аларда 3 кеше һәлак булган, 16сы төрле имгәнүләр алган.

«Җәяүлеләр белән бәйле 4 бәхетсезлек очрагы теркәлде, 4 кеше зыян күрде, 1 велосипедчы катнашында килеп чыккан фаҗигадә велосипедчының гомере өзелде. 28 февральдә сәгать 07.50дә — шәһәрнең Ленин урамында, 1 ноябрьдә сәгать 13.40та — Гагарин урамында, 17 ноябрьдә сәгать 18.10да — Нур Баян урамындагы җәяүлеләр юлында автомобиль йөртүчеләр җәяүлеләрне бәрдерде. 30 сентябрьдә сәгать 19.40та Лубянда килеп чыккан бәхетсезлек очрагында зыян күрүче автомобиль юлында ята торган була. Юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләрнең һәрберсеннән киемгә яктылыкны кире кайтаручы элемент куюларын сорыйм. Әлеге җайланмалар көннең караңгы вакытында шоферларга юлларда җәяүлеләрне күрергә ярдәм итәчәк. Гомер бер генә бирелә, кадерен белик!» — диде район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев