Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырган плакатлар тотып юлга чыкты

Шәһәрдә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алуга багышланган акция үтте.

Шоферларга һәм җәяүлеләргә кеше гомеренең кыйммәтен искә төшерү һәм юл йөрү кагыйдәләрен саклауның мөһимлеген аңлату — Кукмараның Ленин һәм Ворошилов урамнары кисешкән урында узган акциянең төп максатлары әнә шулар иде. Акция юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан оештырылды. «Беренчеләр хәрәкәте», «Форпост» үзәгенең актив яшьләре, мәктәп һәм балалар бакчаларының яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары, кулларына юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска чакырган плакатлар тотып, юл читенә тезелде.

Кукмарада балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырган плакатлар тотып юлга чыкты

«Әлеге көн юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә юлда игътибарлы һәм сак булуның мөһимлеген искә төшерә. Юлда кагыйдәләрне үтәмәүчеләр, бер-берсенә хөрмәт белән карамаучылар шактый. Без балалар белән шоферларны һәм җәяүлеләрне юлда имин йөрергә чакырдык», — ди «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге начальнигы Елена Яковлева.

Кисәтү акциясен «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе, район Дәүләт автоинспекциясе, мәгариф идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район үзәк дәваханәсе вәкилләре оештырды. 

Кукмарада балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырган плакатлар тотып юлга чыкты

«Быелның 10 аенда район территориясендә 14 юл фаҗигасе булды, 3 кешенең гомере өзелде, 14 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәткә китергән төп сәбәпләр булып бәрелү, җәяүлене бәрдерү, юл читенә төшү тора. Җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр дә күп. Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз, җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куярга тиеш», — диде вакытлыча район Дәүләт автоинспекциясе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сергей Егоров. 

Кукмарада балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырган плакатлар тотып юлга чыкты

Акция барышында балалар җәяүлеләргә памятка һәм буклетлар таратты, төп юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. 

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел әлеге дата — 17 ноябрь.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев