Кукмараның ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең Эшчеләр тыкрыгы урамында "Бала - төп пассажир" дигән акция үткәрде.
Әлеге акциянең төп максаты - балаларны махсус утыргычлар белән җиһазландырылган автомобильләрдә генә йөртүнең мөһим икәнен шоферларның исләренә төшерү. Рейд вакытында закон таләбен бозган өч шофер ачыкланды. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүче әти-әниләргә белешмәлекләр, автомобиль салонында булган балаларга яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр тапшырылды, дип хәбәр иттеләр ЮХИДИдән.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев