Кукмара районында балигъ булмаган яшүсмер мопедта тәгәрәгән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында балигъ булмаган яшүсмер мопедта тәгәрәгән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, яшүсмер төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган

Район дәүләт автоинспекциясе хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 август көнне 2 сәгать 30 минутта Сәрдекбаш-Лельвиж-Югары Чура юлының тугызынчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була.

2003 елгы балигъ булмаган яшүсмер, куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, идарәне югалта һәм мопедта тәгәри. Ул дәүләт теркәү билгесе булмаган транспортка йөртү таныклыгыннан башка утырган.


Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, балигъ булмаган үсмер төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатыла.

фото: район ЮХИДИ идарәсе


Нет комментариев