Кукмара районында рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары алкоголь исереклеге билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган.
15 ноябрьдә 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр Кукмара районы «Кукмара — Шәмәрдән» автомобиль юлының 1 чакрымында дәүләт автоинспекторлары участок уполномоченныйлары белән берлектә "Тоннель«операциясе үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган. Алар арасында куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, каршы як полосага чыгу, билгеләнгән тәртиптә диагностик карта рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү, балаларны йөртү таләпләрен бозу, хәрәкәттә җәяүлегә өстенлек бирмәү, җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу кебек тәртипсезлекләр бар.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылган.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев