Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары алкоголь исереклеге билгеләре булган ике машина йөртүчене тоткарлаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 15 очрагы ачыкланган.

13 ноябрьдә 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Дәүләт автоинспекторлары участок уполномоченныйлары белән берлектә «Мамадыш — Кукмара» автоюлының 62 чакрымында, ягъни Кукмара шәһәренең Магистраль урамында «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 15 очрагы ачыкланган. Алар арасында куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, каршы як полосага чыгу, җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итү, полиция хезмәткәренең тукталыш турындагы законлы таләбен үтәмәү кебек тәртип бозулар бар.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган ике машина йөртүче тоткарлана.

Район Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев