Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклады

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 10 очрагы ачыкланды.

18 апрельдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш-Кукмара» автоюлының 62нче чакрымында, Кукмара шәһәренең Магистраль урамында дәүләт автоинспекциясе  хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә «Тоннель» операциясе  үткәрделәр. Бу хакта районның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 10 очрагы ачыкланды. Алар арасында 4се - җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, 3се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, берешәр – куркынычсызлык каешын куллану, машина кую кагыйдәләрен бозу.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев