Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында “Көзге каникуллар” акциясе бара

Районда 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән, бер бала зыян күргән.

6 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Кукмара районында да “Көзге каникуллар” дигән кисәтү чаралары уза. Ул балалар катнашында килеп чыга торган бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатында оештырыла. 

Быелның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 329 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 10 баланың гомере өзелгән, 352се төрле имгәнүләр алган. Районда 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 1 бала зыян күргән.

“Оператив кисәтү чаралары вакытында пассажир балалар да игътибар үзәгенә алыначак. Кайбер әти-әниләрнең, шоферларның яшь пассажирларның иминлегенә салкын караулары нәтиҗәсендә ел саен күпме баланы югалтабыз. Закон нигезендә җиде яшькә кадәрге барлык балалар да автомобильнең – арттагы, ә 12 яшькә кадәргеләр алдагы урындыгында бары тик гәүдә авырлыгы һәм буена туры килүче махсус утыргыч ярдәмендә генә йөрергә тиеш. Әлеге җайланманы тиешле таләпләргә туры китереп беркетү дә сорала. Өлкәнрәк балаларга исә мәҗбүри рәвештә иминлек каешы эләктерү зарур”, - диде район Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

ЮХИДИ җитәкчесе юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче яшь җәяүлеләргә дә таләпләрнең зур булачагын әйтте.

“Рейдларга яшь юл хәрәкәте инспекторлары, әти-әниләр комитеты һәм укытучылар да җәлеп ителәчәк. Тәртип бозучыларга кисәтү ясалганнан соң, алар турында мәгълүматлар үзләре укый торган белем йортларына хәбәр ителә, - диде ул. - Көз көне тиз караңгы төшә, һава торышы шартлары да гел уңай гына булмаска мөмкин. Шуның өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәрбер кешедән аеруча игътибарлы һәм сак булуларын, киемнәргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куюның мөһимлеге турында да онытмауларын сорыйбыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев