Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы теркәлгән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы теркәлгән

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

9 октябрь көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараны көнчыгыш яктан урап узучы автомобиль юлының 1нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 9 очрагы теркәлде. Алар арасында: 5се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт белән идарә итү, 2се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 1се — тәрәзәләрен караңгылату кагыйдәләрен бозган транспорт чарасын йөртү.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

 


Нет комментариев