Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы теркәлгән
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
7 август көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараны көнчыгыш яктан урап узучы автомобиль юлында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 10 очрагы теркәлде. Алар арасында: 5се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 1се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, 1се — җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, 1се — шоферның ОСАГО иминият полисына язылмаган булуы, 1се — ОСАГО иминият полисы булмаган килеш транспорт йөртү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев