Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина җәяүлене бәрдергән

Юл фаҗигасе «Кукмара-Мамадыш» автомобиль юлының 0 чакрым+100 метрында килеп чыга.

Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче бар. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте быелның 19 декабрендә 08:55 сәгатьтә Кукмара районының «Кукмара-Мамадыш» автомобиль юлының 0 чакрым+100 метрында килеп чыга.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Nissan Teana» автомобиле шоферы Нократ Аланы шәһәреннән Кукмарага таба хәрәкәт иткәндә 1966 елгы җәяүлене бәрдерә. Җәяүле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, ярамаган урыннан юл аша йөгереп чыкмакчы була.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән җәяүле Кукмара район үзәк дәванәсенә китерелә.

Фото: Сергей Егоров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев