Авария Каенлык авылы янында килеп чыга
Кукмара районында чит ил машинасы кюветка төшеп әйләнә, нәтиҗәдә шоферы һәлак була. Бу хакта район ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Авария 17 августта 23.50 сәгатьтә Каенлык авылы янындагы трассада була. „Фольксваген“ автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе машина белән идарә итүне югалта һәм кюветка төшеп әйләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән була», — дип аңлатма бирделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән шофер ашыгыч ярдәм килгәнче үк урында вафат була.

Фото: район ЮХИДИ идарәсе
Нет комментариев