Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җиде ай эчендә Кукмарада 26 юл фаҗигасе булган

Агымдагы елның 7 аенда Кукмара районы территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 5 кешенең гомере өзелде, 27 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләргә китерүче төп сәбәп булып тиешле тизлекне сакламау (6 фаҗига) тора. Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре нәтиҗәсендә - 5, урам чатларын узганда, юлның каршы як полосасына чыгып...

Агымдагы елның 7 аенда Кукмара районы территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 5 кешенең гомере өзелде, 27 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләргә китерүче төп сәбәп булып тиешле тизлекне сакламау (6 фаҗига) тора. Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре нәтиҗәсендә - 5, урам чатларын узганда, юлның каршы як полосасына чыгып хәрәкәт итүдә 4әр, исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар гаебе белән 3 бәхетсезлек очрагы теркәлде.

Җәйге чорда юлларда мотоцикл, скутерчыларны аеруча күп күрергә туры килә. Әмма алар гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр саны да аз түгел. Статистикадан күренгәнчә, агымдагы елның 7 аенда Татарстанда мототранспорт катнашында 209 фаҗига булды, аларда 21 кеше үлде, 228е төрле җәрәхәтләр алды. Кукмарада мотоцикл һәм скутерлар белән бәйле 5 юл һәлакәте булды, 5 кеше зыян күрде, 1 баланың гомере өзелде. Бүгенге көнгә кадәр 27 мотоцикл-скутер штрафлар тукталышына ябылды. Шуларның 2сенә исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утырганы, 10сына документларсыз, транспорт йөртү таныклыгыннан башка хәрәкәт иткәне өчен җавап тотарга туры киләчәк. Әлеге төр транспортка карата игътибар алга таба тагын да артачак. 1 сентябрьдән штрафларның күләме арту хакында да онытмаска кирәк. Мотошлемсыз йөрүчеләр - 1 мең сум, транспорт йөртү таныклыгы булмаганнар - 5-15 мең сум, ОСАГО юк икән 800 сум штраф түләргә туры киләчәк. Бу хакта безгә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин хәбәр итте.

фото: http://z2.by/articles/chto_delat_esli_sluchilas_avariya_chast_2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара юл фаҗигсе

erid: 2VtzqxWHLUk