Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Гомерләр вакытсыз өзелмәсен!

Баласының иминлеге, аның гомере өчен борчылган ата-ана махсус автомобиль утыргычы өчен акча кызганырга тиеш түгел, дисәк тә, кайберәүләр бу хакта ишетергә дә, утыргычның файдалы яклары турында аңларга да теләми. Балигъ булмаганнар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең барысында да диярлек төп сәбәп булып өлкәннәрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре, машиналарын балалар утыргычы...

Баласының иминлеге, аның гомере өчен борчылган ата-ана махсус автомобиль утыргычы өчен акча кызганырга тиеш түгел, дисәк тә, кайберәүләр бу хакта ишетергә дә, утыргычның файдалы яклары турында аңларга да теләми. Балигъ булмаганнар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең барысында да диярлек төп сәбәп булып өлкәннәрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре, машиналарын балалар утыргычы белән җиһазландырмаулары тора.
Агымдагы елның 31 маенда кичке сәгать бишләр тирәсендә Кукмара-Мамадыш юлының өченче чакрымында булган юл һәлакәтендә 2006 елгы бала зыян күрде. "Калина" автомобилендә хәрәкәт итүче, тиешле тизлекне сакламаганлыктан, руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшеп каплана. Һәлакәттә бала тән җәрәхәтләре ала, бүгенге көндә әлеге малай район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә дәвалана. Автомобиль махсус балалар урындыгы белән җиһазландырылмаган иде.
Җәйге чорда балаларга игътибарны арттырсаң да, һәрвакыт күз уңында тотып буламы соң аларны? Бер караганда синең яныңда булсалар, икенче якка борылганда инде урамда йөгереп йөриләр. Бәхетсезлеккә очраулары да мизгел эчендә...
12 июньдә көндезге сәгать унберләр тирәсендә Мәмәшир авылының Яшьләр урамында 2008 елгы кызны машина бәрде. Бала туктап торган машина артыннан юлга йөгереп чыккан була. Төрле җәрәхәтләр алган кыз хирургия бүлегендә дәвалана.
Транспорт белән юлга чыгучылар аеруча игътибарлы булсыннар, таләп ителгән кагыйдәләрне үтәсеннәр иде. Беркемгә дә балалар хәсрәте күрергә язмасын, сабыйларның чәчәктәй гомерләре вакытсыз өзелмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X