Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Ел башыннан Кукмара районында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 9ы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Быелның 5 аенда район территориясендә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 9ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның әлеге чорында 9 юл фаҗигасендә 10 кеше зыян күргән булган. 

Бәла-казага китергән төп сәбәпләр: автомобильне узып китү — 4 очрак, исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыру — 2 очрак, каршы як полосага чыгу, җәяүлегә юл бирмәү — 1әр очрак. 

Быел исерек хәлдә автомобильдә йөргән, медицина тикшеренүе узудан баш тарткан 56 шофер тоткарланган. Исерек шоферлар гаебе белән килеп чыккан ике юл фаҗигасендә зыян күрүчеләр дә булган. 

16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер юл һәлакәте теркәлгән, бер бала зыян күргән, 18 яшькә кадәргеләр белән бәйле ике юл һәлакәтендә ике бала тән җәрәхәтләре алган.

фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев