Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Автомобиль йөртүче юлда йоклап киткән: үзе исән, пассажиры үлгән

Алексеевск районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Фаҗига Казан - Оренбург трассасының 84нче чакрымында булган. 19-яшьлек «Газель" йөртүче юлда барганда йоклап киткән һәм баганага бәрелеп, аннары кюветка әйләнеп төшкән. Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә 18 яшьлек пассажиры үлгән, автомобиль...

Алексеевск районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Фаҗига Казан - Оренбург трассасының 84нче чакрымында булган. 19-яшьлек «Газель" йөртүче юлда барганда йоклап киткән һәм баганага бәрелеп, аннары кюветка әйләнеп төшкән. Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә 18 яшьлек пассажиры үлгән, автомобиль йөртүче зыян күрмәгән.

Татар-информ


Нет комментариев