Әйтер сүзем бар

Үзебездә буяучылар юк микәнни? 

Урамда биш ир-егет газ торбаларын буяп йөрде. Кукмараны матурлыйбыз, диделәр.

Чистайдан килгәннәр икән. Югарыдагы оешмадан кушканнардыр инде. Аптырадым: үзебездә буяучылар юк микәнни? 

Әлеге эшчеләр юка киемнәрдән, туңып-буялып беткәннәр иде. Кызганып, кайнар кофе эчерттем үзләренә. Татарстанның барлык районнары буенча йөреп эшлиләр икән, шуңа күрә: “Кайда ничек яшиләр?” - дип кызыксындым. Кукмарада әйбәтрәк, матуррак, дигән җавап ишетермен дип өметләнгән идем. Барлык районнарда да бертөрле яшиләр, диде буяучылар. Өметем акланмаса да, республикабыз халкы өчен сөенеп куйдым: шөкер, тормышлар зарланырлык түгел.

Маһисәрвәр, Кукмара, Таҗи Гыйззәт урамы  


Нет комментариев