Кукмарада яшәүче: Автобусның номеры ни өчен аның алдынна гына языла?
"Мин бу хакта АТХ оешмасына ничә тапкыр әйтеп карадым инде, нәтиҗәсе генә юк", - ди ул
Кукмара эчендә йөри торган автобуслар турында иде сүзем. Кагыйдә буенча, аларның алгы, арткы, ян тәрәзәләренә маршрут номеры язылган булырга тиеш. Ә бездә кайсы автобус икәнлеген белү өчен, аның алгы ягына йөгереп чыгып карарга туры килә. Казанда әнә җәмәгать транспортына кагылышлы шушы таләп үтәлә. Ә мин бу хакта АТХ оешмасына ничә тапкыр әйтеп карадым инде, нәтиҗәсе генә юк. ЮХИДИ дә моңа никтер битараф кала.
Салават ХАЛИКОВ, Кукмара
фото: Йолдыз Низамиева/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев