"Шуның хәтле хезмәтем өчен рәхмәт урынына нахак сүзләр ишеткәнгә җаным әрни".
Мин Югары Өскебаш авылындагы Сабир Әхтәмов урамы белән Школьная урамын 300 метр күтәртеп, тоташтырып юл салдым. Киров ягыннан тотылган торбалар алып кайттым, юл өстенә 71 машина ташлы балчык җәйдердем. Юл менә инде 12 ел халыкка хезмәт итә, бар да шуннан йөри. Кешеләр авыл җирлегенә кайткан хөкүмәт акчасына төзегәнсең, диләр. Мин авыл җирлегеннән дә, хөкүмәттән дә бер тиен акча алмадым, проект документлары авыл җирлегендә калды. Юлны савап өчен, халык йөрсен өчен салдым. Юл күтәрткән тракторчыларга, торба алып кайткан лесовозга, кранчыларга, таш ташыган КамАЗ эшчеләренә, эретеп ябыштыручыларга үземнең хәләл көчем белән тапкан акчамны түләдем. Шуның хәтле хезмәтем өчен рәхмәт урынына нахак сүзләр ишеткәнгә җаным әрни.
Илһам ХАЕВ, Югары Өскебаш
Комментарии
Без имени
0
0
Кайсы илдэ яшэгэненне белмисен мени?!
Без имени
0
0
Рэхмэт шундый кешелекле кешелэр бар эле.