Әдәби хәзинә
-
"Эх әнкәй! Соңладым шул, әнкәй, соңладым!"
Кызының үзәк өзгеч тавышыннан анасының урыныннан тормый ятканын күргән ир бермәлгә таш сын кебек катып кала.
-
«Кызым, ник дәшмисең? Кызым!.. Балакаем!..»
Чулпан, аңламаганга сабышып, юри сорады. Телдән калмас өчен, акылдан язмас өчен сорады. Шундук үткән төндә тәрәзәләренә килгән кош исенә төште...
-
"Үкенечләр белән генә яшәргә калды инде хәзер"
“Эх җаныем, ерак төзелешкә эшкә киткәнсең кебек тоела. Менә ишектән килеп керерсең дә кочып алырсың сыман”, - дип, Илзия үз-үзен шулай юата иде. Ләкин бу - чынбарлык түгел, үзеңне ялган юату. Ул уфтанып куйды: "Йөрәгемдә авыр яра, түз, йөрәгем, түз!"
-
"Алар утырган машина юл кырыеннан чыгып очып, икесе дә мәңгелеккә теге дөньяга китеп барды"
Гөлнәзирә һич кенә дә каршы килмәде. Ул хәзер ирекле, кая тели – шунда бара. Мидхәтне дә үз янына ярдәмче итеп алды.
-
"Әскый абый, бөтен кешенең дә ике аягы була бит, ә синең бер аягың кайда соң?"
Кычытуына түзәрлегем калмагач, гипсны алдылар. Ә анда... куш уч белән җыеп алырлык корт җыелган иде.
-
Авырып китте кардәшем
Шигъри мизгел
-
”Кәримә апа, әни асылынды!..”
Кырыктан яңа узган яшь хатын, беркемгә берни аңлатмыйча, башына килгән ниндидер авырлыктан өркепме, яшәүдән туепмы, үзе генә белгән бер сәбәптән үз кулы белән гомер җебен кисте.
-
Мин көтәм (язмыш)
Ни уйларга да белмәде хатын. Кая булыр икән ире? Күрше авылга җиде чакрым. Башта басу кырыеннан салынган юл белән барып, бер-ике чакрым урман белән барасы. Бер-бер хәлгә очрамаса ярар иде инде... Хаммат караңгыда Имәнлекне урап килгәнче таң да атты. Ул капка төбенә килеп туктагач та йөгереп чыккан Ләбибәгә Хамматның йөзе борчулы күренде. Өнсез сорау белән үзенә төбәлгән хатынның күзләренә карамаска тырышып, Хаммат, гаепле кешедәй: “Җиңги, абый Имәнлеккә бармаган...”, - диде
-
"Соңга калдым, әни... Кичер..." (язмыш)
Ана буларак улын аңласа да, Сания карчык йөрәгендә кабынган рәнҗү хисен баса алмады. “... Бала диеп гомереңне багышлыйсың, ә аның бер минут вакыты юк синең өчен...”
-
"Минем сине күрәсем дә, синең белән сөйләшәсем дә килми"
Мөлдерәмә тулы күңелен кемгә дә булса бушатырга кирәк иде Нурҗанга. Кемгә? Әтисенәме? Абыйсынамы? Әбисенәме? Аның саф хисләрен кем аңлар?
-
«Әнкәем, ничек яшәргә миңа?» (булган хәл)
“ Каргама, балам, иреңне. Ходай аңа бирәсең биргән инде. Синең кайгың китәрлек, ә аныкы гомерлек. Балаң да бәләкәй шул әле. Аңлар үсә төшкәч. Түз инде, балам, түз инде. Гел болай гына булмас әле”
-
“Безнең әткәйне син урладың! Син!” (язмыш)
Ләйлә бу сүзләрне ишеткәч, өстенә кайнар су коелгандай бөрешеп, кечерәеп калды. Яшүсмер кызның йөрәге читлектәге нәни кошчыктай бәргәләнергә тотынды. Үзләреннән ике генә өй читтә яшәүче Раиләнең бу тавышы көне буе Ләйләнең колак төбендә яңгырап торгандай булды.
-
"Үпкәләмә, яшь гомеремне инвалид ир белән уздырасым килми. Хуш, безне эзләмә!" (язмыш)
Матур гына яшәп киттеләр алар. Бер-бер артлы тупырдап торган ике уллары туды. Бу елларда алардан да бәхетле кеше булдымы икән? Тормыш мәңге шулай дәвам итәр кебек иде. Ләкин...
-
"Миңа бер дә әни шикелле түгел ул, мин аңа "әни" дип әйтә дә, әни урынына куя да алмыйм" (булган хәл)
Әти-әнисенең сүзенә карап ялгышкан шул. Түз, кайтма, дисәләр, тормышлары җайланган булыр иде, бәлки. Сабыен бер тапкыр калдырып кайтып үзәге өзгәләнсә, инде үсеп җиткән кызы күзгә күренеп, кабат юк булды.
-
"Сездә яман шеш авыруы" (язмыш)
“Ни өчен миңа?” дигән сорауны үз-үзенә кат-кат бирде ул. Алда ни көтәсен, иртәгә ни буласын, язмышыңа ни язылганын берәү дә белми шул... Яман шеш авыруы елан кебек икән лә: астыртын гына чагып ала. Елына бер тапкыр маммологка күренергә кирәклеген ишетсә дә, Айзилә бу турыда уйлап та карамады.