Кукмара тег белән яңалыклар
-
"Кукмара-10" проектында катнашырга ашыгыгыз!
Агымдагы елның язында "Россия 1" телеканалы һәм Рус география җәмгыяте Россиянең истәлекле урыннарын ачыклау, илебезнең символларын билгеләү максатыннан бәйге игълан иткән иде. Анда Татарстанның Кол Шәриф мәчете дә катнашып, 676 638 тавыш җыярга өлгерде. Әлеге бәйге уңаеннан без дә, "Хезмәт даны" редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара бүлеге, "Кукмара авазы" радиосы...
-
Кукмараның Нур Баян, Яхин һәм Заһидуллин урамнары кисешендәге күпердә җәяүлеләр "сукмагы" кайчан булыр?
Кукмараның Нур Баян, Яхин һәм Заһидуллин урамнары кисешендә зур гына бер күпер бар. Аннан көнозын машиналар да, җәяүлеләр дә йөреп тора. Әмма биредә кешеләргә йөрү өчен тротуар эшләнмәгән. Язын-көзен, җәен яңгыр яуса да, бу күпергә су җыела һәм аны машиналар һәр үтеп баручыга чәчрәтеп үтә. Хәзер мәктәптә укулар башланды, көн...
-
Район Башлыгы күчмә киңәшмә уздырды
Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Районыбыздагы мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзер, быел капиталь ремонт барган Нырты, Поч.Кучук, Мәчкәрә, Туембаш мәктәпләрендә дә җыештыру, җиһазлар урнаштыру бара. Олыяз урта мәктәбе төзелеше дә ахырына якынлаша. Кичә биредә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин төзүчеләр катнашында күчмә киңәшмә үткәрде. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Кукмаралылар 23 августта дөнья бетүгә көлеп карый
Дөнья бетү турында янәдән шау-шу купты. Аның инде датасы билгеле булды: 23 августта кояштан киләчәк көчле магнит давылы Җир шарындагы барлык тереклекне юкка чыгарачак, янәсе. Бу хакта райондашларыбыз ни уйлый икән? Илфат Тимергалиев: Быел дөнья бер "бетеп" алды түгелме соң инде? Яшибез бит әле. Әллә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ашыкмаскамы?...
-
Кукмарада агымдагы елның 6 аена прокуратура нәтиҗәләр чыгарды
Агымдагы елның 6 аенда район прокуратурасы тикшерүләре нәтиҗәсендә законнарны бозуның меңнән артык очрагы теркәлгән. Әйтик, хезмәт хакларының үзвакытында түләнүен тикшерү нәтиҗәсендә законнарны бозуның 480 очрагы ачыкланган. Алар буенча 14 вазыйфаи зат - дисциплиналар, 5 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Эш урыннарында травма алу очраклары буенча тикшерүләр үткәргәндә хезмәтне саклау буенча...
-
Зур Сәрдек балалары табигать турында викторинада катнашты
10 август көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге 12 китап укучы белән "Хайваннар дөньясында" дигән викторина үтте. Әлеге чараны 4 сыйныф укучысы Гүзәл Ганиева алып барды. Хайваннар турындагы табышмакларга һәм сорауларга иң дөрес җавапларны Дилә Шаһабиева һәм Зилә бирделәр. 11 август көнне "Туган ягым - Кукмара!" дип...
-
Лельвижда гыйбадәтханә төзекләндерелә
Лельвиж авыл җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов хәбәр итүенчә, биредә урнашкан гыйбадәтханәне төзекләндерү эшләре башланган. Моңарчы ул "Дога кылу йорты" дип кенә аталса, хәзер аны тулы көчкә эшләүче чиркәү итмәкчеләр. Гыйбадәтханәгә янкорма төзеп, аның мәйданын да зурайтырга уйлыйлар. Шулай ук, "Дога кылу йорты"ның кыйбласы да дөрес билгеләнмәгән булмаган. Әлеге хатаны гыйбадәтханәдә...
-
Бөяр авылында яшәүче Евдокия Григорьевага Путиннан котлау хаты килгән
Күптән түгел Бөяр авылында яшәүче Евдокия Григорьевага 100 яшь тулды. Шул уңайдан Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов юбиляр янында булып, аңа Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгының, Вахитов исемендәге хуҗалык идарәсенең бүләкләрен тапшырды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Кукмараның татар зиратында тәртип кайчан урнашыр?
Кукмара поселогында яшәүче Фәргать Сафин татар зираты янындагы тәртипсезлектән зарланып, редакциябезгә мөрәҗәгать итте. -Чүп җыю өчен махсус урын булмаганлыктан, каберләрне җыештыручылар уталган чүп үләннәрен зиратның киртә буена ташлыйлар. Ул чүпләрне алып китүче юк, алар җәй буе өем-өем булып, зират янын ямьсезләп яттылар. Моңа поселок җитәкчеләренең дә, дин әһелләренең дә эче...
-
Кукмарада посадкалар кыргый урманга әйләнеп бара
Сеңлемнең нәни улына поездларны якыннан күрсәтү өчен тимер юл янына юнәлдек беркөнне. Игеннәре җыелып, моңсулык иңгән басу юлы аша атлыйбыз. Баш түбәсен кояш кыздыра, түземлекне сынап, яныбызда кигәвеннәр бөтерелә. Тәмам азды быел канэчкеч бөҗәкләр. Шулчак аяк астында зур гына чикерткәне күреп алдык. Кызыл канатлы үзе, гәүдәсен чак күтәреп, бака сыман...
-
Кукмарада 40 ел буе үскән чыршыларга кадәр кистеләр (+фото)
Августның бер иртәсендә Кукмараның Ленин урамы, төгәлрәге тимер юл вокзалы тирәсендә яшәүчеләрне күңелсез күренеш каршы алды. Элекке район кулланучылар җәмгыяте бинасы каршындагы 40 ел үскән чыршыларны төпләреннән кисә башлаганнар. Сәбәбе - киләчәктә бу бинада сәүдә-офис үзәге урнашачак, чыршылар үскән урында автотукталыш ясалачак икән. Әлеге вакыйгадан соң редакциягә көн дә шалтыратулар...
-
Җиде ай эчендә Кукмарада 26 юл фаҗигасе булган
Агымдагы елның 7 аенда Кукмара районы территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 5 кешенең гомере өзелде, 27 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләргә китерүче төп сәбәп булып тиешле тизлекне сакламау (6 фаҗига) тора. Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре нәтиҗәсендә - 5, урам чатларын узганда, юлның каршы як полосасына чыгып...
-
Кукмарада легаль булмаган алкоголь продукциясе буенча "Кайнар линия" эшли башлады
Гражданнардан легаль булмаган алкоголь продукциясе, самогон, балигъ булмаган балаларга алкогольле эчемлекләр сату фактлары турында 2-60-54, 2-80-54 телефоннарына хәбәр итүне сорыйбыз. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
"Шәфкать" үзәгендә "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" акциясе узды
Кукмарадагы "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 8 бала быел 1 сыйныфка укырга бара. 9 августта үзәк коллективта аларның тананалы төстә мәктәпкә озату кичәсе үткәрелде. Анда балалар гына түгел, ата-аналар да катнаштылар. 1 сыйныф укучыларына үзәккә даими рәвештә иганәчеләр ярдәме күрсәтүче Ясирә Гарифуллинага, Нурфия Төхвәтуллинага, Ясәви Гәрәев, Илфат Мөбарәкшиннар тарафыннан әзерләнгән портфельләр...
-
Кукмарада агачларны кисә башлаганнар
Бүген иртән Ленин урамының вокзал тирәсендә яшәүчеләрне күңелсез күренеш каршы алды.Элек райпо урнашкан бина янындагы 40 ел үскән чыршыларны кискәннәр. Әйтүләренчә, киләчәктә бу бинада сәүдә комплексы урнашачак, хәзер реконструкция эшләре бара.Чыршылар үскән урында автотукталыш ясарга планлаштыралар. Рәшит Минлегалиев фотолары