Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның Нур Баян, Яхин һәм Заһидуллин урамнары кисешендәге күпердә җәяүлеләр "сукмагы" кайчан булыр?

Кукмараның Нур Баян, Яхин һәм Заһидуллин урамнары кисешендә зур гына бер күпер бар. Аннан көнозын машиналар да, җәяүлеләр дә йөреп тора. Әмма биредә кешеләргә йөрү өчен тротуар эшләнмәгән. Язын-көзен, җәен яңгыр яуса да, бу күпергә су җыела һәм аны машиналар һәр үтеп баручыга чәчрәтеп үтә. Хәзер мәктәптә укулар башланды, көн...

Кукмараның Нур Баян, Яхин һәм Заһидуллин урамнары кисешендә зур гына бер күпер бар. Аннан көнозын машиналар да, җәяүлеләр дә йөреп тора. Әмма биредә кешеләргә йөрү өчен тротуар эшләнмәгән. Язын-көзен, җәен яңгыр яуса да, бу күпергә су җыела һәм аны машиналар һәр үтеп баручыга чәчрәтеп үтә. Хәзер мәктәптә укулар башланды, көн саен күпме бала узадыр шул күпердән. Тротуар булмагач, ул сабыйларның, гомумән, күпер аша уза торган кешеләрнең гомерләре өчен кем җаваплы икән? Күпер кайчан тротуарлы булыр?

Тагын да шул Яхин урамы турында: рәхмәт, элек ул чокыр-чакырлы иде, хәзер монда асфальт түшәделәр. Әмма шуның белән икенче бәла килеп туды, ул - машиналарның зур тизлек белән йөрүләре. Биредә тизлекне чикләүче юл билгеләре торса да, аларны күрүче дә, үтәүче дә юк. Узган ел шушы урында бер бала һәлак була язды. Тизлекне тикшереп торучы аппарат барлыгын беләм, бәлки бер аппаратны Яхин урамына куяргадыр? Машина йөртүчеләр өчен сабак булыр иде ул.

Сәрия Фәтхуллина, Кукмара, Яхин урамы.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара урам юл

erid: 2VtzqxWHLUk