Зур Кукмарада Алмаз Гаязов истәлегенә мини-футбол турниры үтте
Спорт

Зур Кукмарада Алмаз Гаязов истәлегенә мини-футбол турниры үтте

Анда Кукмарадан һәм күрше-тирә районнардан килгән 20 команда катнашты

Зур Кукмарада Алмаз Гаязов истәлегенә мини-футбол турниры үткәрелде. Анда Кукмарадан һәм күрше-тирә районнардан килгән 20 команда катнашты. Алар арасында Сабадан – өч,  Теләче, Арча, Пенәгәрдән дә командалар бар иде. Уеннар бик мавыктыргыч узды. Нәтиҗәдә Зур Кукмара “Большак” – беренче, “Строй-Гарант” – икенче, Саба “Сабинские окна” – өченче, “Саба яшьләре” командасы дүртенче урынны яулады. Җиңүче командаларга Кубок һәм медальләр тапшырылды. 


Нет комментариев