Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Вахит авылында икенче районара хоккей ярышы үткәрелде

Ярыш Ришат Кәримуллин һәм Шамил Нигъмәтҗанов истәлегенә багышланган иде.

Вахит авылының хоккей мәйданчыгында Кәримуллин Ришат Нәкыйп улы һәм Нигъмәтҗанов Шамил Миннехан улы истәлегенә багышлап икенче районара хоккей ярышы үткәрелде. 

Хоккей ярышын тантаналы ачуда мәрхүмнең балалары, туганнары, дуслары, Кукмара район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авылы җирлеге башлыгы-Илгизәр Корбановлар катнашты. 

Алар мәрхүмнәр турында җылы, матур истәлекләрен барлап, бер минут тынлык белән искә алдырар. 

Уенда Вахит, Адай, Лубян, Казаклар, Сәрдекбаш, Балыклы авылларыннан килгән командалары үзара көч сынашты. 

Нәтиҗәдә, беренче урынны - Сәрдекбаш, икенче урынны - Балыклы, өченче урынны - Адай командалары алды. Барлык килгән командалар һәм җанатарлар тәм-томнардан авыз итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk