Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Вахит авылында Нәсыйх Рәхимуллин истәлегенә волейбол ярышы үткәрелде

Вахиткә үзебезнекеләрдән тыш башка төбәкләрдән: Малмыж, Шәмәрдән, Әтнә, Казан, Балтач командалары килүе дә аны кызыклы һәм мавыктыргыч итте.

Шәп үтте волейбол ярышы. Гадәттә, шәп сүзен үткән төрле бәйрәмнәр, кичәләр, мәҗлесләр турында  кулланалар. Бу юлы Вахит авылында Насыйх Рәхимулин истәлегенә уздырылган турнир хакында шулай дип әйтәсе килде. Вахиткә үзебезнекеләрдән тыш башка төбәкләрдән: Малмыж, Шәмәрдән, Әтнә, Казан, Балтач командалары килүе дә аны кызыклы һәм мавыктыргыч итте. 

Турнир Янил-Вахит һәм Балтач командаларының уены белән башланып китте. Беренче уенда күрше район командасы уңышка ирешсә дә, икенчесендә яниллеләр берничә очко белән алга чыгып җиңә алды. Кем белә, бәлки бу юлы үзе дә районның иң көчле волейболчыларының берсе  булган Айгөл Һидиятуллинаның (Вахитова) килеп җитеп, ире Нияз өчен чын күңеленнән көч биреп торуы да файда иткәндер. Әмма, ни кызганыч, өченче уен кунакларның өстенлеге белән тәмамланды... Һәм нәтиҗәдә алар чирек финалдан да үтә алмады. 

43 яшьлек Марсель Смирнов (аны инде, чын мәгънәсендә, ветеран волейболчы дип тә атарга була)  җиңелүне: «Барысы да үзебездән - уен “бармады”, беренче партия бөтенләй аңышмыйча үтеп китте. Бу состав белән уйнаган булмау да үзен күрсәтте, ялгышлар күп иде», - дип бәяләде. 

«Восток» җәмгыятенең генераль директоры Алексей Леонтьевның волейболны шуның кадәр үз иткәнен белми идем әле. «Мәктәп яшеннән бирле уйныйм мин. Әле кичә генә оешмалар арасындагы район спартакиасында эшмәкәрләр командасы составы белән икенче урынны алдык», - диде ул. Башка төбәкләрдән булсалар да, кайбер спортчыларның ничек уйнаганнарына, ничек итеп тупка сукканнарына кадәр хәтерли икән әле. Әнә Малмыждан килгән, кечкенә генә буйлы Евгений Уржумцевның уенын бәяләп, Алексей: «Кара әле бер генә, буйлары ике метрга якын булган егетләрнең күтәрелгән куллары өстеннән сикереп, тупны суга бит ул! Мондый бәйгеләрне карарга күңелле дә соң», -  дигән иде. Чыннан да, «ут» шикелле елгыр Женя бу көнне уйнау алымнары белән күпләрне үзенә әсир итте. 

Шәхсән үземә дә Малмыж белән Зур Сәрдек командаларының уены бик ошады. Финалныкыннан ким булмады, өч уенда да очколар саны һәрдаим тигез барып, сәрдеклеләр барыбер Женяның командасын җиңде.

«Бу команда тиз генә ота дип, бүген берничек тә әйтеп булмый. Чөнки барысы да көчле, тигез уйныйлар», - дип, үз фикерен белдерде турнирны карарга килгән Алмаз Габдрахманов та.

Алмаз үзе Вахитнеке, хуҗалыкта шофер булып эшли икән. Бишенче сыйныфтан бирле волейбол уйныйм, вакыт булганда, кичләрен спортзалга киләм, диде ул.  

...Хуҗалыкта баш агроном булып эшләгән иде Насыйх Рәхимуллин. Пенсия яшенә дә җитә алмыйча, моннан алты ел элек вафат булды ул. Аның истәлегенә ярыш быел бишенче тапкыр дуслары һәм гаиләсе ярдәмендә үтте. Моннан алда үткән турнирдан волейболчылар, җиңүгә нокта куеп, төнге сәгать 11дә генә таралган булсалар, быел ул аз гына иртәрәк төгәлләнде. Бу көнне алган тәэсирләр уенда катнашучыларда гына түгел, тамашачылар күңелендә дә матур, күңелле истәлекләр калдырды.
 
1нче урында – Шәмәрдән.
2нче урында – Казан-ТЭЦ.
3нче урында – Балтач (Куныр).

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев