Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Үрәс урта мәктәбе укытучысы Алик Михайлов: Спорт ул – сәламәтлек

Безнең мәктәптә башлангыч сыйныфлар да, өлкәннәр дә физик тәрбия фәнен бик ярата, шулай ук милли көрәш, баскетбол түгәрәкләре дә җанлы уза.

Балачактан милли көрәш белән кызыксындым мин. Бүгенге көндә мәрхүм булган укытучым Фәһим абый Сабитов белән төрле ярышларга бара, призлы урыннар алсам – куана, җиңелеп кайткан вакытлардан соң тагын да ныграк итеп шөгыльләнә идем. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы педагогия институтының физик тәрбия бүлегенә укырга керүемдә дә остазымның өлеше зур булды. Диплом алып кайтып, Түбән Үрәс урта мәктәбенә эшкә урнаштым һәм инде 24 ел әлеге белем йортында балаларны физик тәрбия, тормыш иминлеге нигезләре фәннәреннән укытам. 

Балаларны хәзер күбрәк телефон-компьютер кызыксындыра, аларны спортка тарту бер дә җиңел түгел, диләр бит. Әмма мин бу сүзләр белән тулысынча килешмим. Безнең мәктәптә башлангыч сыйныфлар да, өлкәннәр дә физик тәрбия фәнен бик ярата, шулай ук милли көрәш, баскетбол түгәрәкләре дә җанлы уза. Моның өчен мәктәптә бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Үзем көрәшче булгач, әлеге юнәлешне үстерү өчен аеруча зур тырышлык куям. 9 сыйныфтан Максим Богданов, 8 сыйныфтан Даниил Филипов, 7 сыйныфтан Альмир Никоноров, 4 сыйныфтан Денис Владимиров, Адель Никоноровларның көрәшне үз итүләренә куанам гына. Чөнки алар - безгә алмаш. Әлеге укучылар белән инде районкүләм ярышларга да йөри башладык, Сабантуйларда да уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Бүгенге көндә Кукмара аграр көллиятендә белем алучы Артур Иванов та - оста көрәшче. Ә инде Яңа Оча авылыннан булган укучым Максим Степанов районда гына түгел, республикакүләм турнирларда да җиңүләр яулый иде. Бүгенге көндә ул Мамадышта хезмәт куя, көрәшне ташламый. Максим – безнең горурлык. 

Баскетбол белән кызыксынучы балалар да елдан-ел арта. Мәктәпнең үз җыелма командасы бар. «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы уеннарында да даими катнашабыз. «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарыннан да читтә калмыйбыз. Быел кечкенәләр төркеме белән районда өченче урынны алдык. 

Патриотик тәрбия бирү, балаларны спортка җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын өйрәтү – төп максатларым әнә шулар. Балалар белән бер дулкында эшләгәндә алга таба да уңышларга ирешербез дип ышанам.

Алик МИХАЙЛОВ, Түбән Үрәс урта мәктәбе укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk