Спорт яңалыклары
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Атлант” спорт клубында шөгыльләнүчеләр Казанда киокусинкай каратэ буенча узган ачык кубокта катнашып, Йосыф Шәфигуллин, Самира Шакировалар - беренче, Зилия Миннемуллина - икенче, Ильяс Әхмәтгалиев өченче урын яулады. Тренерлары – Илшат Сәмигуллин.

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары - Марес Бадертдинов) Киров шәһәрендә узган “Динамо” җәмгыятенең бөтенроссия ачык ярышларында катнашып, үз үлчәү авырлыгында Ильяс Баһаманов (беренче гимназия) - җиңүче, Ранил Газизуллин (күппрофильле лицей) бронза призер булды.

“Зилант” спорт мәктәбенең бокс бүлегендә тәрбияләнүче кызлар (тренерлары - Алексей Гоглев) Казан шәһәрендә үткәрелгән бокс буенча республика беренчелегендә катнашып, Арина Кибякова - көмеш, Диләрә Нурмөхәммәтова (күппрофильле лицей) бронза медаль яулады.

 


Нет комментариев