Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.

Әлмәттә узган киокусинкай каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә «Атлант» спорт мәктәбеннән Самира Шакирова - беренче, Әмир Фәләхов, Эвилина Пырх - икенче, Зилия Миннемуллина, Ибраһим Сәмигуллин өченче урын яулады. Тренерлары - Илшат Сәмигуллин.
 
Болгар шәһәрендә билбау көрәше буенча 2003-2005 елгы яшьләр арасында оештырылган республика беренчелегендә «Зилант» спорт мәктәбенең билбау көрәше һәм самбо бүлегендә тәрбияләнүче Рәмис Норматов үз үлчәү категориясендә өченче урын яулады, ә Ландыш Хәкимова, икенче урында калып, Россия беренчелегенә сайлап алынды (тренерлары – Данил Шиһапов һәм Энҗе Йосыпова).
 
Кировта «Чемпион юлы» беренчелеге кысаларында узган фестивальдә «Зилант» спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүче Зәринә Газизҗанова 50 метрга брасс һәм баттерфляй ысулы белән йөзүдә җиңүче булды, ә арка белән йөзүдә икенче урынны алды. Назлыгөл Газизҗанова 50 метрга брасс белән йөзүдә өченче урында калды (тренерлары - Рамилә Газизҗанова).
 
Татарстан Спорт министрлыгының «Спорт әзерлеге үзәге»ндә республиканың югары һәм урта махсус уку йортларында укучылар арасында  оештырылган милли көрәш буенча ярышта барлыгы  14 команда катнашты. Тренер Илнур Гобәйдуллин әзерләгән Кукмара аграр көллияте командасы шәхси команда ярышында беренче урын алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X