Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ә син ГТО нормативларын тапшырырга әзерме?

Районның ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Энҗе Фәсхиева халыкны спортка, ГТО нормативларын тапшырырга чакыра.

Кайчан карама кулда телефон, аннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Кайвакыт телефон тотып утырган килеш сәгатьләр үткәнен сизми дә калабыз. Ә бу «утырып» уза торган тормышның сәламәтлеккә зыяны турында уйлап караучы бармы икән?! Шуңа күрә районның ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Энҗе Фәсхиева халыкны спортка, ГТО нормативларын тапшырырга чакыра. 

— Сүзне шуннан башлыйк әле: ГТО нормативларын кемнәр тапшыра ала?

— ГТО — үзеңнең сәламәтлегеңне тикшереп карауның бер формасы. Аны теләге булган һәркем тапшыра ала. Аның 18 баскычы бар. Беренче баскычы — 6-7 яшьлек балалар һәм соңгысында 75 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен күнегүләр билгеләнгән. Квартал саен ГТО нормалары тапшыру буенча техник задание бирелә. Шуның нигезендә без ай саен райондагы оешма-предприятие, мәктәпләр белән эшлибез. «ГТО үзе сезгә бара» дигән акция кысаларында ерак авылларга чыгабыз. Республика күләмендә төрле формада акцияләр уза: физик күнегүләр белән беррәттән, рәсем конкурслары да булырга мөмкин. Укытучылар белән җыелышлар үткәрәбез. Алар үзләре дә шул очрашулар вакытында ГТО нормаларын тапшыралар. 9 яшьтән алып 60 яшькә кадәргеләр арасында җәйге һәм кышкы фестивальләр оештырыла. Ә башкарган эшнең нәтиҗәсе ул, билгеле, ГТО билгеләре тапшыру, бүләкләү.

— ГТО нормативы тапшырганда ничә сынау үтәргә кирәк?

— Яшь үзенчәлегенә карап, ГТО нормативлары алты сынаудан тора. Аның мәҗбүриләре: 30 метр һәм 1 чакрымга йөгерү, гимнастик эскәмиядә басып торган көе аска таба иелү, яткан килеш кул белән этелеп идәннән күтәрелү. Тагын ике күнегүне кеше үзе сайлый. Ул сикерү, 500 яки 700 грамм авырлыктагы тупны ату, яткан килеш гәүдәне идәннән күтәрү, йөзү һәм мылтыктан ату булырга мөмкин. 

— ГТО тапшыручылар арасында өлкән яшьтәгеләр бармы?

— Әйе, бигрәк тә 9 Май, Сабантуй бәйрәмнәрендә оештырылган чараларда өлкәннәр үзләрен сынап карарга теләк белдерәләр. Алар күбрәк гер күтәрергә ярата, йөгерә. 

— Ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ГТО тапшырырга рөхсәт ителәме?

— Әлбәттә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә ГТО тапшырырга мөмкин. Аларның нормативлары сәламәтлек мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнә. Без алар белән кварталга бер тапкыр очрашабыз.

— Районда кайсы оешмалар актив?

— Район газ оешмасы хезмәткәрләрен мактар идем, алар елга ике тапкыр ГТО нормативлары тапшыра. Анда өлкәннәр дә сынатмый. Шулай ук район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә актив. Әйткәнемчә, районның белем бирү йортлары да спорт белән дус. Әмма мин башкаларны да ГТО тапшырырга чакырыр идем. Районда оешма-предприятиеләр бик күп бит. Ә бу — сәламәтлеккә бер баскыч. 

— Энҗе Фоатовна, ГТО нормативларын тапшыру өчен кая мөрәҗәгать итәсе, аның тәртибе ничек?

— Моның өчен, беренче чиратта, ГТОның электрон сайтына теркәлергә кирәк. Шуннан соң һәр катнашучыга номер (УИН) бирелә. Шул номер белән шәхси кабинет ачыла. Анда теркәлгән кешенең яшенә яраклы нормативлар күрсәтелә. Сайтта шулай ук күнегүләрне ясарга өйрәтү буенча видеоматериаллар да урнаштырылган. Райондагы тест үзәгенә (район Башкарма комитеты бинасында урнашкан) гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. ГТОны үтәгәч, беркетмә системага кертелә һәм автомат рәвештә нормативны үтәү дәрәҗәсе билгеләнә.
Казанда ГТО буенча гаилә фестиваленең республика этабы узды. Анда Гатауллиннар гаиләсе Кукмара данын яклап чыгыш ясады һәм сигез команда арасында икенче урынны яулады. Алар анда гаилә башлыгы Ришат, аның тормыш иптәше Рамилә, уллары Рияз һәм әниләре Нурфига апа белән барган.

— Безгә әлеге конкурста катнашырга 4нче урта мәктәптә 2нче сыйныфта укучы улыбызның физик тәрбия укытучысы Руфия Рамил кызы тәкъдим итте, — ди Рамилә Гатауллина. — Ул безне конкурска әзерләде. Бик теләп ризалаштык, ирем дә, кайнанам да каршы килмәде. Чөнки мәктәптә оештырыла торган ГТО бәйрәмендә үзебезне сынап караган бар иде. Үткән ел ирем белән улым Казанда узган «Әти+мин» конкурсына бардылар. Фестивальдә турникта күтәрелү, яткан килеш кул белән этелеп идәннән күтәрелү, яткан килеш гәүдәне идәннән күтәрү, йөгерү, мылтыктан ату кебек сынаулар бар иде. Сынаулар авыр, көндәшләребез бик көчле иде, әмма без дә бирешмәдек. Фестиваль бик ошады. Кубок, грамота, медаль һәм бүләкләр белән кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев