Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Олимп» Боз сараенда хоккей турниры оештырылды

Әлеге ярышта 4 команда көч сынашты.

Россия Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан бүген Кукмараның «Олимп» Боз сараенда хоккей турниры оештырылды.
Боз мәйданчыгына районыбызның «Олимп», «Динамо», «Ветераннар» һәм Сосновканың «Витязь» командалары чыкты.

Чараның мактаулы кунаклары арасында  район башлыгы Сергей Димитриев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ветераннар Советы рәисе Дамир Минимуллин, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәповлар бар иде. Алар «Олимп» командасында уйнаучы, хоккей буенча чемпион Ягъфәр Зыятдиновны 50 яшьлек юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.

«9 ел дәвамында бу ярышны үткәрү матур традициягә әверелде. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен, ветераннарны — барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Алдагы елда да шулай очрашырбыз дип өметләнәм. Барлык катнашучыларга да җәрәхәтсез уен һәм лаеклы җиңү телим», — дип сәламләде турнирны ачу тантанасында район башлыгы.

Сергей Димитриев үзе дә уенчы буларак «Олимп» командасы составында катнашты.

Бер минут тынлыктан соң һәркем Россия һәм Татарстан гимнын башкарды. Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Эдуард Асаповның җыры турнирга бәйрәм рухы өстәде.

Җанатарлар арасына трибунага менеп басып, аларның эмоцияләрен күрмәгәч, хоккей карау була димени инде ул! Вахит авылында туып-үсеп, 27 ел Якутиянең Удачный шәһәрендә яшәүче Рузил Кәримуллиннан турнир турындагы фикерләрен сораштык.

«Хоккей ярышын карарга бик яратам. «Ветераннар» командасында якын дусларым — Кадыйровлар уйный. Шулар өчен җанатам. Ярыш бик кызу бара», — диде якташым.

Хоккей сөюче Кукмара халкын һәм кунакларны берләштергән  әлеге турнир дәвамлы булсын иде!

Уен нәтиҗәләре буенча
«Олимп» — беренче,
«Ветераннар» — икенче,
«Витязь» — өченче,
«Динамо» дүртенче урынны яулады.

«Иң яхшы капкачы» — Ильяс Әлмөхәмәтов («Динамо»).
«Иң яхшы сакчы» — Владимир Ватагин («Витязь»).
«Иң яхшы һөҗүмче» — Ибраһим Баймиев («Олимп»).
«Иң яхшы уенчы» — Данис Вәлиев («Ветераннар»).

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6