Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәктәп волейбол лигасы үткәргән республикакүләм уеннарда «Зилант» командасы икенче урынга лаек булды

Мондый ярыш быел беренче тапкыр уздырылды.

Спорт яратучы район халкы өчен волейбол уеннары ят түгел. Үсеп килүче яшьләрнең әлеге спорт төренә буыннан-буынга күчеп барган традиция сыман тартылулары да — матур күренеш. 

Мәктәп волейбол лигасы быел беренче тапкыр үткәргән уеннарда «Зилант» командасы икенче урынга лаек булды. «Зилант» спорт мәктәбендә тренер-укытучы Айрат Вахитов кул астында 9-10, 13-14, 15-16 яшьлек кыз балалар шөгыльләнә. Мәктәп волейбол лигасы республикакүләм ярышта 2011 елда туган балаларның гына катнашуын шарт итеп куя.

— 13 яшьлек балалар төркеме узган елның февраль аенда гына оештырылып, бары бер ел чамасы гына шөгыльләнеп килә, — ди Айрат Вахитов. — Шуңа да карамастан Татарстан беренчелегендә бишенче урынны алдык. Бу безгә мәктәп волейбол лигасы үткәргән уеннарның финал өлешенә үтәргә мөмкинлек бирде. Финалда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән алтышар команда катнашты. Республиканың көчле Яр Чаллы, Түбән Кама командаларын 3:0 исәбе белән ике этапта җиңдек. Өченче этап шулай ук Казанда, балалар уйнарга хыялланган Үзәк стадионда узды. Безгә өч төркемнең көчлеләреннән генә тупланган Казан командасы белән уйнарга туры килде. Уен бик кискен барды. Кызлар бик тырышты, ләкин уңыш башкала командасына елмайды, без икенче урынга чыктык.

Һәр җиңү артында көнне төнгә ялгаган күнегүләр тора. «Зилант» мәктәбенә йөрүче волейболчылар да атнаның биш көнендә очрашып торалар. Бер көнендә бассейн булса, икенче көнне тренажерларда шөгыльләнәләр, калган өч көнендә туп белән күнегүләр ясыйлар.

— Без әлеге спорт төрен гаиләбез белән яратабыз, — ди команданың капитаны, "Зилант"та дүртенче елын шөгыльләнүче Самина Дәүләтшина. — Ярышка бик тырышып әзерләндек. Физик яктан чыныгу өчен күнегүләр ясадык, үзебезне сынап карау өчен төрле турнирларда катнаштык. Максатыбыз призлы урыннарның берсен алу иде, без моңа ирештек. 

Кукмарадан Динә Нигъмәтҗанова да волейбол белән 2021 елдан бирле шөгыльләнә. 

— Бервакыт әнием бу спортның нинди мавыктыргыч булуы турында сөйләгәч, минем дә уйнап карыйсым килде һәм, әлбәттә, миңа бик ошады, — ди ул. — Көн саен күнегүләргә йөрсәм дә арымадым, киресенчә, бу — минем өчен ял итү. 
Тренерлары Айрат Вахитов әйтүенчә, финалда кызларга иң көчле командаларның берсе белән уйнарга туры килә. Казан командасы волейбол белән махсус шөгыльләнүче мәктәпләр арасыннан иң көчлеләрне генә туплаган төркем була. Ләкин яшь волейболчылар сынатмый, республика буенча лаеклы икенче урынны алалар. Бу — җиңүләренең башы гына әле, алда аларны тагын да зуррак биеклекләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев