Лубянда “Урман чаңгы юлы-2019” дигән чаңгы ярышлары үтте
Спорт

Лубянда “Урман чаңгы юлы-2019” дигән чаңгы ярышлары үтте

Чарада 200дән артык кеше катнашты

Лубян авылында республиканың урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре арасында “Урман чаңгы юлы-2019” дигән чаңгы ярышлары үтте. Чарада 200дән артык кеше катнашты.

Ярышта катнашучыларны  республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев, Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановлар сәламләде.

- “Урман чаңгы юлы” спартакиадасы безнең өчен матур традициягә әйләнде, - диде Равил Кузюров, урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын тәбрикләп. – Россиядә спортка зур игътибар бирелә, безнең урманчылык җәмгыяте дә читтә калмый. Бүгенге чара да, якты хатирә булып, күңелләрдә озак сакланыр, дип ышанам.
Әлеге чара кысаларында шулай ук төрле мәдәни-күңел ачу чаралары, спорт уеннары да оештырылган иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Лубян урман-техник көллияте беренче урынны яулады.

 


Нет комментариев