Кукмараның тау чаңгысы базасында скандинавия йөрешен үз итүчеләр өчен клуб ачылды
Районда әлеге спорт төренә тартылу 2016 елдан башланган.
Кукмараның тау чаңгысы базасында скандинавия йөрешен үз итүчеләр өчен клуб ачылды. Тантанада районыбызның спорт сөючеләре һәм Казан кунаклары — Татарстанның төньяк йөреш Федерациясе вәкилләре катнашты, махсус билгеләнгән маршрут буенча йөреп кайтты.
— Скандинавия йөреше — үз сәламәтлекләре турында кайгыртучылар өчен менә дигән спорт төре, — ди якташыбыз, инде 30 еллап Казан шәһәрендә яшәүче Мәүлит Минегалиев. — Башкалабызда 2020 елда Татарстанның төньяк йөреш Федерациясе ачылды. Мине шунда җитәкче итеп билгеләделәр. Без ел саен республиканың төрле шәһәр-районнарында скандинавиячеләр өчен махсус клублар ачабыз. Казандагы уннан артык клубта бүгенге көндә 50-70 кеше шөгыльләнә. Сезнең районда да ике төркем бүгенге көндә уңышлы гына үз эшчәнлеген алып бара. Монысына да халык теләп кушылыр дип өметләнәм.
Классик көрәш буенча спорт мастеры, районда скандинавия йөреше буенча инструктор Мәгъсүм Нуриев сүзләренә караганда, Кукмарада әлеге спорт төренә тартылу 2016 елдан башланган.

Тау чаңгысы базасында узган скандинавиячеләр фестивалендә дә кеше шактый иде. Тирә-юньгә дәртле көй агыла, катнашучыларның күңелләре күтәренке, йөзләрендә елмаю.
Валентина Борисова, 75 яшь:
— Мин гомерем буе спортны яраттым. Элек чаңгы, җиңел атлетика, автоматтан төз ату ярышларының берсеннән дә читтә калмый, хәтта штанга да күтәрә идем. Хәзер исә скандинавиячә йөрим һәм новус дигән өстәл уенын үз итәм. Без «Барс-Арена» спорткомплексына атнага өч тапкыр барып, шөгыльләнеп кайтабыз. Тиздән Сарапулга ярышка барырга җыенабыз.
Миләүшә Сәгыева, инструктор:
— Бу очрашуны сәламәтлек бәйрәме дияр идем. Ә сәламәтлек ул — тормыш, үсеш. Төньяк йөреш организмга файда бирсен өчен иң элек аның техникасын үзләштерү мөһим. Шуның өчен дә инструктордан дәресләр алырга кирәк. Аннары скандинавия йөреше вакытында таякларның дөрес сайлануына да игътибар бирсәгез иде. Алар җиңел, кешенең буена карап көйләнергә тиеш. Активрак булыгыз, дуслар. Хәрәкәттә — бәрәкәт икәнен онытмыйк!
Тулырак газетабызның 7 ноябрь санында укырга мөмкин.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев