Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмараның “Барс Арена” спорткомплексы теннисчыларны үзенә җыйды

Ярыш өч яшь категориясендә оештырылды.

Кукмараның “Барс Арена” спорт-сәламәтләндерү комплексында тренер, ветеран спортчы Таһир Мәгъсүм улы Хафизов истәлегенә өстәл теннисы буенча район беренчелеге булды.
Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Таһир Мәгъсүм улының гаиләсе, туганнары һәм башкалар катнашты. 
“Таһир Мәгъсүм улы спорт ярышларында һәр балага игътибарын җиткереп, аларга якын мөнәсәбәттә була белде, үз эшен яратты, районда өстәл теннисын тагын да югарырыак дәрәҗәгә җиткерәсе иде дигән планнар белән яшәде. Бүгенге чара быел өченче тапкыр оештырыла. Аның кебек патриотлар күбрәк булсын иде. Ярышта катнашучыларга уңышлар телим”, - диде район башлыгы Сергей Димитриев. 
Ярыш өч яшь категориясендә оештырыла. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk