Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмараның Барс Арена спорт комплексында район башлыгы Кубогына теннис турниры узды

Бүген 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар теннис буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Бүген Кукмараның Барс Арена спорт комплексында “Район башлыгы Кубогы”на район Беренчелегенең V этабы узды. 

Әлеге турнир инде берничә ел рәттән үткәрелеп килә. Анда өч яшь категориясендә кукмаралылар катнаша ала. Бүген 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар теннис уйнауда осталыкларын күрсәттеләр. Декабрь аенда турнирның соңгы этабы узачак һәм нәтиҗә ясалачак. Турнир район башлыгы кубогы исемен йөртеп кенә калмый, Сергей Димитриев үзе һәрвакыт ярышта катнаша, уйнаучыларга лаеклы көндәшче булып тора. 

Манзарастан Илдус Төхфәтуллин 70 дистәне ваклауга карамастан, спорт белән шөгыльләнүне икенче планга куйганым юк, ди. Бүген дә ул үзеннән күпкә яшьрәк көндәшләре белән тирләп-пешеп теннис уйнады. 

-2010 елда Мурманск шәһәреннән Кукмарага күчеп кайттык. Белемем буенча физик тәрбия укытучысы мин. Шулай булса да, яшь барган саен, спортны сәламәтлеккә карап сайларга туры килә. Элегрәк футболны бик үз иттем, җыелма командаларда ярышларда катнаштым, кышын чаңгыда йөрим. Волейболны да яратап, ләкин сәламәтлек ягыннан туры килеп бетми. Ә менә теннис бик уңайлы, уйнасам, яшәреп киткәндәй булам. Быел өч этапта катнаштым, алга таба да дәвам итәргә исәп, - дип ял иткән арада фикерләре белән уртаклашты ул. 

Ир-егетләр арасында бер хатын-кыз булуы игътибарымны җәлеп итте. Минем соравыма каршы судья Рөстәм Фәйзуллин: “Әйе, ул ир-атлар белән уйный, чөнки аның уйнау осталыгы югары дәрәҗәдә”, - диде. 

Чыннан да, Айгөл Ульданова теннис белән кечкенәдән шөгыльләнә икән. Татарстан, Россия күләмендә ярышларда катнашып, призлы урыннарга лаек булган. Үзе белән дә сөйләшеп алдым. 

-Мин Зур Сәрдек авылыннан. Безне 6 яшьтән укытучыбыз Фазыл Горохов уйнарга өйрәтте. Ул чакларда ук Казанга ярышларга йөри идек. Хәзерге вакытта декрет ялында. Мөмкинлек чыгуга бу турнирны калдырмаска тырышам. Июль аенда узганында ир-атлар арасында өченче урынга лаек булсам, августта беренче урынны алдым. Күпмедер вакыт Таһир Хафизов кул астында да шөгыльләнергә туры килде. Ул мине, чыныксын дип, еш кына ир-атларга каршы уйната иде, чөнки алар көчлерәк уйный. Шуңа хәзер дә хатын-кызлар командасында уйнамыйм, көндәшең үзеңнән тәҗрибәлерәк булса, уен да кызыграк була, алга таба үсү өчен дә зур этәргеч, - диде ул. 

Бу айда турнир тәмам. Икенче айда Барс Арена теннис сөюче спортчыларн ы кабат үзенә җыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев