Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарага дзюдо буенча Дөнья һәм Европа чемпионы Таһир Хәйбуллаев килде

Чемпион яшь дзюдочылар белән очрашты.

Бүген Кукмарага Россия дзюдочысы, Олимпиа, Дөнья, Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Таһир Камалетдин улы Хәйбуллаев килде.

Кукмарага дзюдо буенча дөнья һәм Европа чемпионы Таһир Хәйбуллаев килде

Зур кунак «Барс-Арена» спорткомплексында шөгыльләнүче дзюдочылар белән очрашты, яшь спортчыларның сорауларына җавап бирде, балаларга үзе алып килгән бүләкләрне таратты.

Кукмарага дзюдо буенча дөнья һәм Европа чемпионы Таһир Хәйбуллаев килде

«Спорт белән шөгыльләнү өчен сездә кулай шартлар тудырылган. Әлеге бина да бик җылы, уңайлы. Мондый мөмкинлекләр кайбер зур шәһәрләрдә дә юк. Рәхәтләнеп, бар көчеңне кызганмыйча шөгыльләнәсе дә шөгыльләнәсе һәм иң элек Кукмарада, аннары Татарстан һәм Россия күләмендә нәтиҗәләргә ирешәсе. Спорт ул көндәшеңне, тренерыңны хөрмәт итәргә өйрәтә, холыкны ныгыта, максатчанлык, тырышлык булдыра. Дзюдоны Кукмарада үстергән өчен район башлыгы Сергей Димитриевка зур рәхмәт. Дзюдо, самбо — спортны яратучылар өчен менә дигән башлангыч», — диде Таһир Хәйбуллаев.

Кукмарага дзюдо буенча дөнья һәм Европа чемпионы Таһир Хәйбуллаев килде

2023 елның сентябреннән «Барс Арена» спорткомплексында дзюдо буенча түгәрәк эшли. Тренерлары — Алмаз Йосыпов. Бүгенге көндә анда ике төркемдә — мәктәп яшендә һәм балалар бакчасына йөрүче 40 бала шөгыльләнә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk